«Көмеш гасыр тавышы: Анна Ахматова»: музыкаль-шигъри кичә (16 +)

28 сентябрь көнне 3 нче санлы китапханәдә «Көмеш гасыр тавышы: Анна Ахматова» дигән музыкаль-шигъри кичә үтте. Чарада 21 нче урта мәктәпнең өлкән сыйныф укучылары катнашты. 

Голос серебряного века
DSC02178
голос серебряного ….

Чара барышында балалар Анна андреевна Ахматованың тормыш һәм иҗат юлы, аның фаҗигале, катлаулы язмышы, күренекле шигъри әсәрләре белән танышты. Анна Ахматова тормышта күпне күрә, әмма гомер буена аның исеме белән үскән күп буыннарның хис-кичерешләренә туры килүче шигырьләр язарга мөмкинлек биргән ялкынны үзендә саклап йөртә. Шагыйрәне «Көмеш гасыр патшабикәсе» һәм «Пушкинның бөек варисы» дип йөрткәннәр.
Шулай ук чарада катнашучылар Ахматованың төрле чор иҗатына багышланган тәнкыйть мәкаләләреннән өзекләр белән танышты. Замандашларының истәлекләре, фотографияләр күрсәтү XX гасыр рухына кереп чумарга мөмкинлек бирде. 
Чарада Анна Ахматованың катлаулы тормышын һәм күпкырлы иҗат юлын чагылдыручы шигырьләр яңгырады. Бу әсәрләр зур вакыт аермасын үтеп, бүгенге көндә дә үзләренең актуальлеген югалтмаган. А. Вертинский, Е. Камбурова, А. Упоров башкаруындагы җырлары һәм романслар музыкаль-шигъри сәгатьне тагын да бизәде. 

P.S. «Көмеш гасыр тавышы: Анна Ахматова» музыкаль-шигъри кичәсе Пушкин картасы буенча үткәрелүче чара. Китапханәнең Пушкин картасы буенча уздырылучы барлык чаралары белән рәсми сайтта һәм Культура.РФ сайтында танышырга була.

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: